На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Филүс Каһиров ни өчен «Пирамида»да концертлар куймаячагын әйтте

Кичә Татарстанның халык артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше һәм концерт директоры Эльмира Каһирова иренең Казан концертлары өчен яңа мәйданчык эзләвен, «Пирамида» концертлар залыннан китүләре турында хәбәр иткән иде.

«Без «Пирамида»дан киттек. Андагы коточкыч шартларга һәм мөнәсәбәткә түзәр хәл калмады.

Һич арттырусыз әйтәм: без аннан бик теләп киттек», – дип язды Эльмира социаль челтәрләрдә.

«Интертат» Филүс Каһировның үзе белән элемтәгә керде. «Пирамида» залы белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвенең сәбәпләрен белмәкче идек.

«Бу турыда сөйлисем килми, мин моны чыгармыйм. Шәхси әйбер. Аның җитәкчеләре белән мин дустанә мөнәсәбәттә, дип әйтәсем килә. Шуңа да бу хакта сөйләргә теләмәс идем. Ул зал бармый безгә. Миңа түгел, тамашачыларга туры килми», – дип әйтү белән генә чикләнде Филүс.

 

Ссылка на первоисточник
наверх