На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

  • fisher
    Доходчиво излагает, шельмецРишат Фазлыйәхмәт...
  • Владимир Алтайцев
    На  кой  чёрт  здесь писанина на татапрском языке?Саубуллашу (Алекс...
  • Evgenija Palette
    И, ведь, у них есть, в Казани, пресса на татарском языке... Вот, что значит безответственное руководство... При царях...Зөлфәт Зиннуров т...

Лейкоздан алып Крон авыруына кадәр: теш табибы нинди авыруларны күрә ала

Стоматолог пациент тешләрендәге кариесны гына түгел, бөтенләй башка органнардагы авыруларны да күрә ала. Тешләрнең сәламәтлеге ничек итеп бөтен организмга тәэсир итә, ни өчен теш булмау гәүдә торышын үзгәртергә мөмкин, һәм акыл тешләрен сәбәпсез алдырырга кирәкме?

Тешләрегезне дәваламыйсызмы? Йөрәккә инфекция кертә аласыз!

Ә сез тешләрнең күп кенә башка органнарга һәм системаларга йогынты ясый алуын белә идегезме? Иң билгелесе – ашказаны-эчәк трактына йогынты ясавы.

«Тешләр – чәйнәү органының бер өлеше, димәк, әгәр дә тешләр бозылган яки аларның саны җитәрлек түгел икән, ризык тиешенчә чәйнәлмәячәк, шуннан ашказаны-эчәк системасы белән проблемалар килеп чыгачак», – дип сөйләде «Татар-информ»га Республика стоматология поликлиникасы стоматолог-хирургы Виталий Аржанцев.

Табиб сүзләренчә, елмаю – кеше өчен бик мөһим, чөнки ул социаль әһәмияткә ия.

«Әгәр кеше елмая алмаса, ул үзен уңайсыз хис итә, башка кешеләр белән аралашуда проблемалары башлана, бу – карьерасына да чагылырга мөмкин», – ди стоматолог.

Тагын бер кызыклы факт – кешенең теш-казна системасы йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле.

«Кариес, пародонтит – барлык кариесоген флора куркыныч. Авыз куышлыгы тигез булмаган кешеләрдә йөрәк ишемиясе авыруы куркынычы югарырак булуы фәнни яктан исбатланган. Мондый кешеләрдә инфаркт куркынычы 2 тапкырга югарырак», – дип сөйләде Виталий Аржанцев.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Стоматолог хәтта лейкоз билгеләрен дә күрергә мөмкин

Стоматолог авыздагы корылыкны күрергә мөмкин: бу – шикәр диабеты яки бөерләр белән проблемалар турында сөйли ала. Табиб төкерек бизләрен тикшерәчәк. Әгәр алар белән проблемалар булмаса, шикәр диабетын раслау яки кире кагу өчен эндокринологка яки терапевтка җибәрәчәк. Табиб сүзләренчә, профильле белгечләргә ешрак яшь пациентларны җибәрергә туры килә, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр үз диагнозлары турында, кагыйдә буларак, инде беләләр.

«Бер очрак булды. Бер малайның авызындагы җәрәхәтләре озак вакыт төзәлмәде. Җәрәхәтләрне дәваладык, алар бетте, аннары яңадан барлыкка килде, һәм шулай күп-күп тапкырлар. Ә нәтиҗәдә, бу – Крон авыруы билгесе булып чыкты: эчәкләрдәге аутоиммун ялкынсыну авыруы. Әлеге авыру шиге бары тик шушы туктаусыз җәрәхәтләр сәбәпле генә туды, башка билгеләр юк иде», – дип сөйләде стоматолог-хирург.

Башка сүзләр белән әйткәндә, стоматологлар организмдагы башка яшерен патологияләрне дә күрә ала. Мәсәлән, гепатит вакытында лайлалы тышчалар сары төс ала – моны табиблар тикшерү вакытында шундук күрәчәк.

«Яшь кешеләрдә җитди некротик җәрәхәтле гингивитларны күрергә мөмкин. Кеше яшь һәм сәламәт кебек күренә, ә аңарда – шундый җитди процесс. Шулай ук ниндидер начар авырудан шикләнергә һәм кан анализына җибәрергә мөмкин. Мондый хәл кискен лейкоз вакытында булырга мөмкин. Бу – сирәк очрак, әмма мондый хәл була ала», – дип сөйләде стоматолог.

Лайлалы тышчадагы кан белән тулган куыклар пациентның югары кан басымы турында сөйли ала. Ул чагында табиб аңа кардиологка яки гомуми практика табибына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәчәк.

«Стоматологлар авыз куышлыгындагы гына түгел, ә бөтен организмның яшерен патологияләрен күрә ала», – дип сөйләде доктор.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алынган теш аркасында хәтта гәүдә торышы үзгәрергә мөмкин

Әгәр тешне алдырып, аның урынына имплантат яки коронка куйдырмасаң, йөз чалыша ала, дигән популяр теория бар. Виталий Аржанцев сүзләренчә, бу проблема өлешчә бар.

«Хәтта бер тешне югалту бөтен теш-казна аппаратының үзгәрүенә китерә, ягъни тешләү үзгәрә. Озакка сузылган перспективада бу гәүдә торышы бозылуга, яңак буыннары авыруына, хәтта сулыш юлларының күләме үзгәрүгә китерергә мөмкин. Әлбәттә, пациент моны шундук сизмәячәк, 1-2 елдан соң, хәтта 10 ел дәвамында да моны сизмәскә мөмкин, әмма, әкренләп, бу проблемалар арта. Пациент моны сизә башлагач, проблема шактый җитди һәм озак дәвалануны таләп итәчәк, өстәвенә, стоматологта гына түгел, башка белгечләрдә дә», – дип аңлатты ул.

Шуңа күрә стоматолог киңәш бирә: әгәр тешегезне югалткансыз икән, аның урынына шунда ук теш куйдырырга кирәк, шул очракта киләчәктә җитди проблемалардан котылып калырга мөмкин булачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Акыл тешләрен алдырыргамы?

Күпләрдә туа торган иң актуаль сорауларның берсе – акыл тешләрен алдырыргамы. Виталий Аржанцев моның өчен күрсәтмәләр булырга тиешлеген аңлатты. Әгәр тешләү дөрес түгел һәм тешләрне тигезләргә кирәк икән, ортодонтлар бу тешләрне алдырырга кушачак, чөнки алар теш рәтенең киңәюенә комачаулый.

«Теш тулысынча чыгып бетмәгән очракта, хирургик күрсәтмәләр була. Әгәр тешкә урын җитми, ул даими рәвештә ялкынсына, авырта, борчый икән, ул вакытта без аны алабыз. Әгәр теш рәтендә тигез торса, чәйнәү актында катнашса, бу тешләр максималь саклана һәм дәвалана», – ди Республика стоматология поликлиникасы белгече.

Тагын бер кызыклы практика – акыл тешләрен алынган тешләр урынына күчереп утырту.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Абсцесска кадәр барып җитәргә мөмкин: ни өчен тешләрне шунда ук дәваларга кирәк

Стоматолог-хирургка кешеләр кариесны вакытында дәваламаганда – ялкынсыну әйләнә-тирәдәге тукымаларга күчә башлагач килә, халыкта моны «флюс» дип атыйлар. Әгәр бу очракта да табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсәң, абсцесслар, флегмон һәм башка процесслар барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта поликлиникада гына ярдәм итә алмаячаклар, хастаханәгә ятарга туры киләчәк. Мондый очракта тормышка куркыныч яный дигән сүз.

Шуңа күрә Виталий Аржанцев барлык татарстанлыларга, аз гына авыртса да, шунда ук белгечкә мөрәҗәгать итәргә, кичектермәскә киңәш итә.

Моннан тыш, профилактика өчен, стоматологка елына кимендә 2 тапкыр барырга кирәк.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эвелина Киселева

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх