На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

РКБның баш табибы башка эшкә күчә

Рафаэль Шәвәлиев Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең баш табибы эшеннән китә. Бу мәгълүматны «Татар-информ» га клиниканың матбугат хезмәтендә расладылар.

"Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуда ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры вазыйфасына чакырды.

Зур ышаныч күрсәтелде һәм җитәкчебез алдына җитди бурычлар куелды. Алда Россия Сәламәтлек саклау тармагы хакына эш күп", – дип сөйләделәр РКБ матбугат хезмәтендә.

Рафаэль Шәвәлиев Актаныш районы Пучы авылында туа. 1997 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2002 елда ординатураны тәмамлый.

1997 елдан ул КДМАның гомуми һәм ашыгыч хирургия кафедрасында табиб-интерн булып эшли. 1998 елдан – Менделеевск үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург. 2000 елдан 2007 елга кадәр «онкология» белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаганнан соң ул Казанның «Горонкодиспансер»ында табиб-онколог булып эшли.

2007 елдан 2009 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе. 2009 елдан – Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы. 2010 елдан республика балалар клиник хастаханәсен җитәкли. 2018 елның апреленнән – Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы.

Рафаэль Шәвәлиев киткәннән соң клиниканы кем җитәкләячәге турында соңрак билгеле булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх