<p>Малайзиядә авариядә һәлак булган гашыйк парның әти-әнисе аларның өрәкләрен өйләнештергән. Бу турыда «AsiaOne» басмасы яза.</p> <p>Перак штатыннан 31 яшьлек Юн Кэн Шань һәм 33 яшьлек Лээ Сюэин 3 ел очрашып йөргән һәм өйләнешергә җыенган. Әмма 24 майда алар авариягә очрый. «Ашыгыч ярдәм» табиблары да аларга ярдәм итә алмый.
Шань Сюэинга үзенең туган көнендә – 2 июльдә тәкъдим ясарга җыенган була.</p> <p>Туганнары некрологларда яшьләрне өйләнешкән пар дип күрсәтергә уйлый. 27 майда гаилә кремация алдыннан алар өчен өрәкләр туе уздыра. Бу гореф-гадәт исән вакытта ир белән хатын була алмый калган гашыйкларның җаннарын кавыштыру өчен эшләнә. Туганнары Шань һәм Сюэинның махсус туй фотосын да ясый.</p> <p>«Аның (Шаньның) әнисе бездән, ниһаять, йөргән кызларыбызга өйләнәбезме-юкмы, дип сорады. Без елмаеп кына куйдык, чөнки икебез дә тәкъдим ясарга җыенган идек. Хәзер ул бу хыялын беркайчан да чынга ашыра алмый инде», – дип сөйләгән Шаньның балачак дусты.</p>
Свежие комментарии