На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Махсус операциядәге Артур Хәсәнов хәлен сораучыларга видео яздырган

«Киек каз юллары» җырын башкарып танылган, бүгенге көндә махсус операциядә хезмәт итүче Артур Хәсәнов социаль челтәрләр аша дуслары белән элемтәгә чыккан. Бер уңайдан, җырчы егет хейтерларына да мөрәҗәгать итә.

«Дуслар, күпләр минем хәлемне сорап язды. Минем белән барысы да яхшы. Хезмәт итәм. Егетләр белән бер урында ныклап урнаштык.

Аерым сәбәпләр аркасында, кайда икәнебезне әйтә алмыйм. Барысы да әйбәт, алга таба эшлибез. Җиңү безнең якта булачак», – ди ул.

Үзенә тискәре комментарийлар язучыларга аерым тукталып, Артур: «Хейтерларыма да үземнең кәнәгатьсезлегемне белдерәсем килә. Миңа карата шундый мөгамәләдә булучылар – миннән ерактарак торыгыз. Теләсә нәрсә язучылар, сез миңа шәхсән әйтегез ул сүзләрне», – дип сөйли. Әмма аның сүзе бүленеп кала. Янындагы хезмәттәшләре үзләренә таба ниндидер объект очканны абайлап алалар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх