На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Азат Кәримовның яңа җыры чыкты: «Ашкыну»

Азат Кәримовның күптән көтелгән җыры чыкты. Ул «Ашкыну» дип атала.

«Вәгъдә иткәнне 3 ел көтәләр, диләр, әлеге көй үз шигырен 3 ел көтте. Бер ел фасылында да кипми, бетми, туктамый торган бердәнбер табигать күренеше болыт белән кешелек тарихын, язмышын, чагыштырасы килә иде. Милләтебез шигърияткә бай, бик көчле, мәгънәле.

Үземә рухи якын булган берничә көчле шәхескә көйне тәкъдим иттем, күп кенә шигырьләр язылды аларның мәгънәсе күңелдә хисләр тудырды, яңа көйләр туды. Юкка гына Илһам Шакиров Факил Сафинның иҗатын бөек Тукай иҗатына охшатмаган күрәсең. Көйне тәңгәл тоеп шигырьне көчле мәгънәле, шул ук вакытта халыкчан гади итеп язганы өчен Факил Сафинга зур рәхмәт. Иҗатым сезгә рухи көч бирер, файдалы булыр дигән теләктә калам!» – дип язган артист.

«Искиткеч матур жыр булган, нәкъ Сезнең моң, Сезнең җыр булган бу. Матур иҗат җимешләрегез белән безне сөендереп торыгыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, парлы гомер юлыгыз озын һәм һәрвакыт шулай җырлы-моңлы булсын» дигән матур теләкләр язган җырчының тамашачысы.

Агыла болыт агыла,

Дөнья куа бәндәсен,

Вакыт юк бит, дип, әй ашкына,

Узып чаба шәүләсен.

Куш:

Агыла болыт агыла,

Кая гына ашкына.

Нәрсә белән килеп җитәрбез,

Гомернең азагына...

 

Ссылка на первоисточник
наверх