На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Чия һәм слива агачлары уңышын арттыру өчен нәрсә сибәргә?

Чия, слива, өрек (һ.б.) кебек төшле җимеш агачларының уңышын ничек арттырырга? «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре яздан күрелергә тиешле чаралар турында үз киңәшләрен бирде.

Төшле культуралар кальцийга мохтаҗ. Мәсәлән, известьтагы кальций аларга төшләрне үстерергә ярдәм итә ала. Шул рәвешле, агачта җимеш күп була.

Яз көне бакчада агачларны агарту кайрыларын кояштан, ярылудан саклый. Төшле җимеш агачлары өчен бу аеруча файдалы. Аларны известь белән балчыкны 1:1 исәбеннән кушып ясалган катнашма белән агартырга киңәш ителә. Калын итеп буяган очракта, ул кайрыдагы дымны да саклый.

Төшле агачлар бигрәк тә чәчәк атканда һәм җимеш биргәндә су ярата. Су сипкәндә известь өстәргә мөмкин. Мәсәлән, айга бер тапкыр 1 чиләккә 1 аш кашыгы исәбеннән известьле су сибәләр.

Җимешләре күп булсын өчен, чәчәк ата башлаганда агачны бор кислотасы катнашмасы белән эшкәртәләр. Моның өчен 1 грамм бор кислотасын 1 литр суда эретеп сиптерергә кирәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх