Студент хатын-кызлар бала таба башласын өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру карала.
Хезмәт министрлыгы яңа закон проекты эшләде. Документта көндезге бүлектә укучы студент әниләргә бер тапкыр бирелә торган декрет түләвен ул яши торган төбәктәге яшәү минимумынннан чыгып санарга кирәге күздә тотыла.
Хәзер студент хатын-кызлар ала торган «декретный» күләме стипендиягә бәйле, ә ул Россия буенча уртача аена 2-5 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә яшь әниләр 9,3-23,3 мең сум күләмендә түләүгә исәп тота ала. Әгәр Хезмәт министрлыгы проектын закон чыгаручылар хупласа, студент хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие 74,9-235,4 мең сумга кадәр артачак, дип аңлата «РБК».
Арттырылачак түләүне ил буенча яшәү минимумы күләменнән чыгып исәпләргә тәкъдим итәләр. Ул 2025 елда хезмәткә сәләтле халык өчен 19,3 мең сум тәшкил итә. Әмма тагын бер кат ассызыклау мөһим: конкрет түләү студент хатын-кыз яшәгән төбәккә бәйле булачак. Әйтик, Липецк һәм Тамбов өлкәләрендә – быел иң аз яшәү минимумы – 16 мең сум. Анда йөклелек һәм бала тапканнан соң бер тапкыр бирелә торган түләү күләме якынча 74,9 мең булачак. Яшәү минимумы иң югары булган Чукоткада (якынча 50,5 мең) – 235,4 мең, дип билгеләп үтелә закон проектына аңлатма язуында.
Россия Фәннәр Академиясенең Икътисади стратегияләр институтында Демография һәм статистика үзәге директоры Ольга Золотарева фикеренчә, матди проблемалар студент гаиләләрендә аеруча кискен тора.
Тәкъдим ителә торган чара студент гаиләләрендә бала тууны кичектереп тору трендын билгеле бер дәрәҗәдә җиңеп чыгарга мөмкинлек бирәчәк, бу – туучылар санын арттырырга гына түгел, ә озак еллар дәвамында ананың яше картаю тенденциясен дә җимерергә ярдәм итәргә тиеш, – ди ул.
«Яңа хезмәт» бәйсез профсоюзының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Мария Коледа, бер тапкыр бирелә торган 75 мең сумнан башланган декрет алу мөмкинлеге барлыгын белгән яшь-хатын кызлар йөклелекне саклап калачаклар, дип саный.
Мондый закон белем алучы әниләргә үзләренә һәм сабыйларына уңайлырак шартлар тудыру гына түгел, йөклелекне саклап калуда да төп роль уйный ала. Икътисади тотрыксызлык шартларында күп кенә яшь хатын-кызлар финанс кыенлыклары белән очраша, һәм дәүләт тарафыннан мондый ярдәм карар кабул итүгә тәэсир итә торган мөһим фактор булырга мөмкин, – дигән ул «Известия»га.
Шунысы игътибарга лаек, массакүләм мәгълүмат чараларында студент әниләрнең баласы 1,5 яшькә кадәр җиткәнче түләнә торган айлык пособие күләме турында хәбәр ителми.
Свежие комментарии