Аңа булган хисләрем – үзе аерым бер тема. Мин 18 яшьтә кияүгә чыктым, аңа кадәр башка ирләр белән якын мөнәсәбәтләрдә булмадым. Илсур минем өчен бар яктан да килгән кеше булды. Әлбәттә, мин дә аның өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Берәр ай шулай газапланып йөргәч, аны кичердем, һәм ул өйгә кайтты. Тормышыбыз нәкъ элекке кебек дәвам итте.
Ләкин бәхетебез озакка сузылмады. Бер елдан соң Илсур һәлак булды – соң гына эштән кайтып барганда авариягә эләкте. Ә машинада аның белән бергә теге вакытта Сочида очрашкан сөяркәсе дә булган...
Дәвамын укы: https://intertat.tatar/news/iremnen-soyarkase-belan-an-duslarga-ailandek-zolaixa-soltanova-5854944
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии