На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

Танылган артист инсульт кичергәннән соң да 2 млн сум гонорар өчен эшли

Россиянең атказанган артисты Николай Носков, сәламәтлеге какшауга карамастан, шәхси чараларда 2 млн сумга актив чыгыш ясый, дип хәбәр итә «Газета.ру».

Инсульт кичергән артист чыгышлар графигын шыплап тутыра, ләкин сәхнәгә чыгу турында карарны көне килеп җиткәч иртән генә кабул итә. Җырчы бу хакта оештыручыларны алдан кисәтә, чөнки, сәламәтлеге какшап китсә, концерт булмаска мөмкин.

Носковның сәламәтлеге әлегә тотрыклы, тик кан басымы күтәрелгән чаклар да була.

Хәзергә билгеле булганча, Николай Носков Мәскәүдәге чыгышы өчен 2 млн сум ала, ә төбәкләргә җырчы 2,5 млн сумнан артыграк бәягә килергә әзер. Ул инвалид креслосын йөртү өчен өч елдан да өлкәнрәк булмаган «Мерседес», «БМВ» яки «Ауди» маркалы чит ил машинасында гына йөрергә әзер булуын белдерә. Очкычка билетларны бары тик бизнес-класстан, поездга исә люкс-купе алырга куша.

Николай Носковның грим бүлмәсендә Франция һәм Италиядән китерелгән җиләк-җимешләр булырга тиеш.

Николай Носков инсультны җиде ел эдек кичерде, аның нәтиҗәләре белән хәзер дә көрәшә.

Ссылка на первоисточник
наверх