На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Нинди дога укысаң 100 савап языла, 100 гөнаһ кичерелә?

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында түбәндәге доганы уку фазыйләте турында аңлаттылар.

Әбү Һөрәйрә радыйаллаһү гәнһүдән риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез салләлләһү гәләһи вә сәлләм шулай боерган:

«Кем көнгә 100 тапкыр:

لاَ إلهَ إلأَ اللهُ وحدهُ لاَ شَريكَ لهُ لهُ المُلكُ ولهُ الحَمْدُ وهُوَ عَلىَ كُلِّ شيٍ قَديِرٌ

«Ләә иләәһә илләлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир».

«Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт – Аныкы, мактау да Аңа хастыр, Аның һәрнәрсәгә көче җитә» дисә, бу дога аның өчен 10 кол азат итү савабына тиң булыр, аңа 100 савап язылыр, 100 гөнаһы кичерелер, ул көн кичкә кадәр шайтанның явызлыгыннан имин булыр һәм һичкем аның бу догасыннан артыграк дога укый алмас»,– дигән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх