На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Үсмер малайлар дус кызларын утыртып йөртер өчен машина урлаган

Башкортстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Стәрлетамакта машина урлап алып киткән балигъ булмаган үсмерләрне тоткарлаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Бу җинаять турында полициягә 24 яшьлек ир-ат хәбәр иткән, ул «Лада Приора» машинасын Имай Насыйри урамындагы йорт ишегалдында калдырган.

Машинаның ачкычлары һәм документлары салонда кала. Ир-ат балконга чыккач, урамда машинасының булмавын абайлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре машинаны Братская урамында таба. Рульдә – 15 яшьлек малай, ә пассажир урынында аның 16 яшьлек дусты һәм 2 дус кызы була. Тоткарлаган вакытта алар качарга маташа, әмма полиция хезмәткәрләре аларны тота. Үсмерләр үз гаебен таныган.

Ачыкланганча, үсмерләр машина хуҗасының аны бикләп йөрмәвен белгән һәм, дус кызларын йөртеп алып кайту өчен, машинаны урлап киткән. Машинаны ачкач, алар ачкычларны таба һәм дус кызлары янына китә.

Хәзер «Машина урлап алып китү» буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү бара, дип хәбәр итә республиканың ГАИ матбугат хезмәте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх