На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Кызлары гына ни тора!» – Фирдүс Тямаевтан яңа җыр

Фирдүс Тямаевның яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Күлмәгең матур икән» җырын кайчандыр татар эстрадасы сәхнәсендә чыгыш ясап йөргән Ленар Яшен язып биргән.

Социаль челтәрләрдә яңа җырга биюче кызларга сокланганнар. «Кызлары гына тора», «Нинди чибәр кызлар», «Матур кызлар», – дип язган тамашачы.

Шулай ук аларны кыска итәк кигән өчен дә шелтәләп алганнар, шунда ук яклаучылар да табылган.

«Яшь чакта без дә кыска итәк кия идек бит. Оныттыгызмыни? Шул музыкага озын күлмәк киеп биеп булмый инде. Афәрин! Яшь вакыт бер генә була, шул вакытта барысы да килешә», – дигән эчтәлектәге комментарийлар бар.

«Күлмәгең матур икән,

Йөзләрең чибәр икән.

Йөрәгең нишли икән?

Мине көтә микән?..»

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх