На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«45 ел сәхнә тоту – шутка түгел»: «Мунча ташы» театры артистларына мактаулы исем бирелгән

14 апрельдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә татар дөньясында бердәнбер юмористик «Мунча театры»ның 45 еллыгын билгеләп үттеләр. Анда Искәндәр Мотыйгуллага һәм Рөстәм Рахманкул-Козгынчинскийга «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирелгән. Бу хакта татар эстрадасы җырчысы Рифат Зарипов социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«45 ел сәхнә тоту – шутка түгел», – диде ул. Бәйрәм чарасына юмор театры артистларын котларга Салават Фәтхетдинов белән Җәвит Шакиров та килгән.

«Гамил абый, «татарда юмор юк» диләр», – дип мөрәҗәгать итте Рифат Зарипов театрның җитәкчесе Гамил Әсхадуллинга.

«Ник булмасын? Булмагач, без 45 ел ничек яшәдек? Безне берәр кая куып чыгарган булырлар иде. Без бит кешегә зыян эшләмибез. Догадан кала рухи азык бирәбез. Кешенең җаннарын ничектер чистартабыз. Элегрәк юмор юк иде. Алып баручылар матур итеп шигырь сөйли иде», – диде ул

«Алар инде күптән халык артистлары, менә бүген бүләкләнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз», – ди Рифат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх