На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Язылышу тантаналарын алып баручы Эльвина Шәмсетдинова: «Баланың йөрәген туктаттылар...»

Язылышу тантаналарын алып баручы буларак билгеле Эльвина Шәмсетдинова (Нәҗипова) гаиләләренә килгән сынау турында яза.

Туган тел укытучысы булып эшләгән Эльвина 4 ел элек тормыш юлын табиб Илгиз белән бәйләгән иде. Озак та көттермичә, Зифа исемле кызчык дөньяга аваз салды, әти-әнисенең куанычы булды. Күптән түгел генә Эльвина икенче тапкыр әти-әни булачакларын хәбәр иткән иде, тик гаилә өчен яңа ел авыр хәбәрләр белән килә.

Язмышка язылган булса… «Чынга ашмаган хыялым» дип, Эльвина үзенең аккаунтында кичергәннәрен яза.

Ничек кенә барлык тирә-юньдәгеләргә «хыяллар чынга аша» дип яшәсәм дә, нәкъ 2 атна элек мин барлык хыялларның да чынга ашмавына төшендем… Яисә, яхшы гамәлләрнең генә түгел, ә ачы, газаплы сынауларның да хәерлесе булганына ышандым кебек.

Безнең бәби көткәнне сез белә идегез, чөнки мин бу шатлыклы хәбәр белән чын күңелдән уртаклаштым. Аны да соңарып кына, декрет ялына чыгар вакытым җиткәч кенә әйттем. Әйтмәсәм, бәлки, хәзерге постны язмас та идем…

Минем 30нчы атна киткән иде инде. Барысы да әйбәт булды. Бу йөклелектә мин бер дә салкын тиеп авырмадым, егылмадым, орылмадым, инфекцияләр йоктырмадым. Беренче һәм икенче скрининглар да яхшы булды, дип йөрдек. Бары тик тонус кына борчып ала иде мине, тик бу – барлык авырлы хатыннарда да була торган хәл, дип беләм. Эштә дә эчем катып йөри иде минем, мин инде, «нишләп бу тонус әле дә бетми икән» дип, Илгизгә сөйләнә башладым.

28 декабрьдә соңгы эш көнен эшләп, тыныч күңел белән декретка чыгып киттем. 29 декабрь көнне үзлегебездән, Яңа ел алдыннан баланы күрик дип, УЗИ үттек, һәм ул безгә бер яхшы хәбәр дә китермәде. 30 декабрьдә Әлмәттәге танышыбыз тиз арада үзенә чакырып алды.

Карагач, балада шикле симптомнар булуын әйтте. Хәзер нишлибез? Борын төбендә – бәйрәм яллары. Казанга шалтыратып, безнең хәлне сөйләүгә, 3 гыйнварга РКБга чакырдылар.

Мин бу хәбәрләргә ышанмадым. Ялгыш кына булгандыр. Яңа ел алдыннан мондый хәбәрләр булмас, дип уйладым. 3 гыйнвар көнен көчкә көтеп алып, яхшы хәбәрләр ишетмәбезме дип, яхшыга өмет итеп бардык. Безне бик әйбәт белгечләр карады. Терегулова Лилиана Ефимовнага рәхмәт! Бик озак караганнан соң, ул: «Балада – гигант, тиз үсә торган баш мие шеше», – диде. Ул шундый тизлек белән үсә ки, хәзер инде миңа да куркыныч яный. Минем эчем инде 40 атналык булып үскән. Миндә сорау: ничек инде? Бөтен УЗИлар әйбәт дип килеп, хәзер шундый начар хәбәр ишетү, әлбәттә, авыр.

Тиз генә консилиум җыйдылар һәм «йөклелекне туктатырга» дип әйттеләр. Шул ук көнне баланың йөрәген туктаттылар һәм миңа операция ясадылар. Йөрәген туктату процессы психологик яктан авыр булды. Мин аны аңлата да алмыйм. Ходаем беркемгә дә күрәчәк итмәсен. 30 атнада 3 килограммлы бала булган. Сүзем юк...

Менә шул начар әйбер аның бөтен башын биләп алгач, ул мизгел эчендә үскән дә үскән. Шуңа минем эчем дә үскән. Шуңа, шикләнеп, тонус, дип йөргәнмен. Баланың башы үскәнгә эчем таш кебек йөргән.

Ул көнне миңа операция ясаган табибларга рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһның бер хәерлеседер, 3 гыйнвар көнне бик көчле бригада дежурда булган. Черемисин Алексей Евгеньевич, Евстратов Алексей Андреевич, Ахметшина Чулпан Рөстәм кызы, Терегулова Лилиана Ефимовна. Шушы көчле куллар, минем гомерне саклап калабыз дип, әлегә меңгә бер була торган очракны хәл иттеләр.

Ничек кенә авыр булса да, бу тормышта бер нәрсә дә юкка булмаганын аңлыйм. Илгиз белән, үзлегебездән уйлап, шулай күренмәгән булсак, бала туганчы ниләр булып бетәсен бер Аллаһ белә. Ул – безгә хәерлесен бирүче.

Әлбәттә, хәзер бала юк. 5 гыйнварда сабыебызны җирләдек. Йөрәк түрләремнән өзеп, салкын җир куенына салулары ай-һай авыр газап ана өчен. Мин хастаханәдә калдым, ә Илгиз баланы алып кайтып китте. Кулларына тоттырганда ничек йөрәкләре түзгәндер, ничек алып кайткандыр, бөтен авырлыгын үзе генә белгәндер. Мин ышанам, сабыебыз хәзер – оҗмах кошы. Насыйп булса, без анда аның белән очрашырбыз. Капка төбендә булса да...

Шушы авыр вакытыбызда безгә терәк булган, бүгенгә кадәр хәл белүче якыннарыбызга, дусларга рәхмәт. Аерым рәхмәтем – якыныма. Хатын-кызга иң ныклы терәге – ире. Илгизнең игътибары әйтеп бетергесез. Үзенә дә авыр булуга карамастан, миңа бөтен барлыгын бирә.

8 гыйнварда никахыбызга 4 ел булды, һәм бу – гаиләбезнең беренче һәм соңгы шундый авыр сынавы булсын иде, дип телим! Аллаһы якыннарымнан аермасын! Зифа кызыбыз исән-сау булсын! Киләчәктә янәдән әни булу бәхетен насыйп итсен, йә бер Раббым.

Үзебезнең шушы авыр сынау үрнәгендә, башыгызга төшкән сынауларны камил сабырлык һәм сәламәт булып үтүегезне телибез, – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

Гаиләгезгә сабырлык телибез! Бу сынауларны узар өчен Аллаһы Тәгалә көч бирсен, сезнең өчен иң хәерлесен насыйп итсен!

 

Ссылка на первоисточник
наверх