На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Әтисе караватка фен куйгач, 3 атналык баланың киемнәренә ут капкан

Башкортстанда хастаханәдә 3 атналык сабый вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Октябрьск шәһәрендә була. Фатирда яңа туган бала пешә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.

Баланы 26 майда хастаханәгә китерәләр, ул 3-4 дәрәҗәдә пешкән була.

Ата-анасы сүзләренчә, әти кеше бала ята торган караватка эшләп тора торган фен куя, һәм караватка ут каба.

Бу вакытта әниләре 2 һәм 4 яшьлек ике баласын бакчага илтәргә киткән була. Яңа туган сабый өйдә әтисе белән генә кала. Фен куйгач, карават матрасына ут каба, аннары баланың киемнәре яна башлый, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх