На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан балык тозлау ысулы

Социаль челтәрдә бакчачылык турында сәхифә алып баручы Рәмзия Әхмәдуллина скумбрия балыгын тозлау ысулын күрсәтә.

3 балык тозлау өчен кирәк:

  • 1 литр су;
  • 3 аш кашыгы (бик өймичә) тоз;
  • 3 аш кашыгы шикәр комы;
  • 7-8 данә борчаклы кара борыч;
  • 7-8 данә канәфер (гвоздика);
  • 2 лавр яфрагы.

Балыкларны, чистартып, эчләрен алып югач, телемләп кисеп куярга.

Хуҗабикә балыкны эреп бетмәгән килеш кисәргә киңәш итә, алай телемнәр матур һәм тигез килеп чыга.

Аннан ул маринадны ясый. Кайнарга куйган суга шикәр комы, тоз, канәфер, борыч, лавр яфрагы салына. Барысын да салгач, маринадны 4-5 минут кайнатасы, аннан суытырга куярга.

Хуҗабикә балык кисәкләрен пластик савытка тутырган, балыклар күмелерлек итеп, өсләренә маринадны коя. 2 эре яки уртача 3 балыкка 1 литр маринад җитә, ди ул. Савытның капкачын ябып, бер тәүлеккә суыткычка куеп торырга кирәк. Балык кисәкләренең урталары кызарып тормаса, тозланып беткән, дигәнне аңлата.

Тәмле булсын!

 

Ссылка на первоисточник
наверх