«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында, «Духа» намазын ничә рәкәгать итеп укырга киңәш ителә, дигән сорауга хәдис белән җавап биргәннәр.

عَنْ عَائِشَةَ قَالَتْ: « كَانَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم يُصَلِّي الضُّحَى أَرْبَعًا، وَيَزِيدُ مَا شَاءَ اللهُ

«Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) «Духа» намазын 4 рәкәгать итеп укый иде, һәм (кайвакыт) Аллаһ Теләгән хәтле (рәкәгатьләр) өсти иде».
Сахих Мөслим, №719

Бу намазны ихласлы итеп дәвамлы укысаң, гөнаһларың күпме булуына карамастан, гафу ителерنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ حَافَظَ عَلَى شُفْعَةِ الضُّحَى، غُفِرَتْ لَهُ ذُنُوبُهُ، وَإِنْ كَانَتْ مِثْلَ زَبَدِ الْبَحْرِ».

«Дәвамлы бу 2 рәкәгать Духа намазын укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, алар диңгес күбеге кадәр (күп булсалар да)». Мүснәд Әхмәд, №9716, Сүнән Ибне Мәҗә, №1382.

«Әввәбин» намазының мәгънәсе нинди, һәм ул ничек укыла?

Витр намазы ничек укыла, һәм «Кунут» догасын белмәсәң, нәрсә укырга?

Намазда укыла торган «Әттәхият» догасының мәгънәсе нәрсә турында?

Свежие комментарии