На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Акырма» - Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган җыр яздырган

Җырчы Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган шаян җыр яздырган.

«Өр-яңа җыр – «Акырма». Бу җыр иң усал хатыннар турында. Мин сезне просто люблю. Ир-атлар, ниһаять, сезнең өчен җыр чыкты. Тиз арада хатыннарыгызга җибәрегез. Хөрмәтле, хатын-кызлар, яратып кына, яме», – дип яза ул Телеграм-каналында, җырдан бер өзек куеп.

Бу җырга карата төрле реакцияләр булачагын Фирдүс алдан ук чамалагандыр. Постны куеп та өлгермәгән, инде: «Без бит болай гына акырмыйбыз. Димәк, акырырга сәбәп биргәннәр», «Фирдүс үзе турында җыр чыгарган», – дип тәнкыйть итүчеләр табылган. Бер язылучысы исә җырның клибында төшкән кызның авырлы булуына игътибар иткән. «Клиптагы кыз бәби көтә. Сез шул рәвешле хатын-кызларга карата шундый мөгамәләдә булуны пропагандалыйсызмы? Куркыныч түгелме? Ичмасам, бу хатын-кызның образын берәр тискәре хатынга алыштырырга иде», – дип тә язганнар.

Җырны ошатучылар да бар. «Ялгыз торна» нервно курит в сторонке», «Ут җыр булган», «Премьера белән», – дип язалар аңа.

Җырның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, көен – Марат Галимов иҗат иткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх