На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Бәйрәм көннәрендә Татарстанның медицина учреждениеләре нинди график буенча эшли?

8 майдан 11 майга кадәр Татарстан медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли. Дәүләт медицина учреждениеләренең барлык стационарлары бу көннәрдә тәүлек буе эшли, кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтелгән. Шулай ук бала тудыру йортлары тәүлек буе эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Массакүләм чаралар вакытында медикларның көчәйтелгән бригадалары һәм өстәмә ашыгыч ярдәм бригадалары эшләячәк.

Тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итә.

Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары – 9.00 дән 18.00 гә кадәр.

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе май бәйрәмнәрендә дачага, авылларга, бакчаларга китә. Шуны исәпкә алып, бакчадагы коммерциячел булмаган берләшмәләргә һәм ширкәтләргә хезмәт күрсәтү зонасында фельдшер-акушерлык пунктларының эше көчәйтелгән. Май бәйрәмнәрендә алар 8.00 дән 18.00 гә кадәр эшлиләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек белән проблемалар булганда кичекмәстән медикларга мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакырырга өнди.

Ссылка на первоисточник
наверх