Ләйсән палатага йөгерде. Мин, беркемгә дә комачауламас өчен, тыныч кына аның артыннан киттем һәм ишек янына бастым. Шәфкать туташы шунда ук йөрәккә массаж ясый башлады. 3 тапкыр басканнан соң, ир-ат бик каты кычкырып җибәрде. Бу йөрәкнең эшли башлаганын аңлата. Шулай итеп, минем күз алдымда ир-атка яңа тормыш бүләк иттеләр. Пациент янына бүлекнең барлык табиблары йөгереп килде, шунда ук аның кан басымын үлчәделәр. Һәм ашыгыч рәвештә реанимациягә төшерделәр... https://intertat.tatar/news/suz-belan-da-yardam-ita-gomerne-da-saklap-kalalarsafkat-tutaslary-tormysynnan-ber-kon-5859207
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии