На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

«Тәне канлы кабарчыклар белән капланган»: вейп тарткан кыз бала реанимациядә

Санкт-Петербургта 15 яшьлек укучы кыз вейп тартканнан соң бик авыр хәлдә реанимациягә эләккән. Кыз көне буе электрон тәмәке тарткан. Ул аны 1 көн элек кенә сатып алган булган. Бу хакта «KazanFirst» хәбәр итә.

Кичкә таба үсмер кызның хәле кискен начарланган. Аның тәне кызыл тимгелләр һәм канлы кабарчыклар белән капланган, тамагы һәм авыз куышлыгы авырта, ә аннары тыны кысыла башлаган.

Табиблар кызны ашыгыч рәвештә реанимация бүлегенә салган, анда аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

«Лига безопасного интернета» башлыгы Екатерина Мизулина телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, мәктәп укучысы исән калган, ләкин аның бөтен тән тиресе бозылган, хәзер аңа пластик операцияләр аша узарга туры киләчәк.

Вейп яратучыларның 10-15 процентында шундый авыр реакцияләр барлыкка килергә мөмкин. Электрон тәмәкеләрдә зарарлы матдәләр бар: пропиленгликоль көчле аллергия китереп чыгара, ә глицерин тиредә кызыл тимгелләр барлыкка китерә ала, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх