Брянск өлкәсендә 14 яшьлек малай инде 5 ел буена башында пуля белән йөри. Хәзер аны операциягә әзерлиләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Малай 9 яшьлек чагында әбисенә кунакка килә. Биредә ул абыйсы белән пневматик мылтык таба.
Балалар атып карарга тели. Шулай итеп бер пуля рикошет белән кире кайта һәм нәни малайның башына керә.
Шактый вакыт пуля үзен сиздерми, тик кисәк кенә баланың башы авырта башлый.
Табиблар тикшергән чакта, малайның башында чит предмет булуын ачыклый, аның тирәсендә гематома була.
Табиблар, малайның гомеренә куркыныч янамый, дип саный. Тиздән алар пуляны баштан алачак, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии