На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Курскида дрон һөҗүме вакытында «Халык газетасы» баш мөхәррире Юлий Кузнецова һәлак булган

Курск өлкәсенең Большое Солдатское районының «Халык газетасы» (Народная газета) баш мөхәррире Юлий Николаевна Кузнецова дрон һөҗүме вакытында һәлак булган, дип хәбәр итте телеграм-каналда губернатор Алексей Смирнов.

Ул автомобильдә редакциянең архивларын куркынычсыз урынга күчергән вакытта һәлак булган.

Баш мөхәррир райондагы вәзгыять турында мәкалә язачагын әйткән булган.

Дрон һөҗүме вакытында газетаның верстка ясаучысы һәм участковый яраланган, алар хастаханәдә.

Юлий Кузнецовага 34 яшь булган. 2008 елдан «Халык газетасы»нда журналист булып эшли башлаган, 2022 елда баш мөхәррир урынбасары итеп куелган, былтырдан – баш мөхәррир. Юлия Кузнецованың кызы ятим калган.

Бүген дрон һөҗүме вакытнда Украина белән чик буендагы Бирюч авылында бер кеше һәлак булган. Җирле хакимият чик буендагы районнарга бармаска өнди.

Большое Солдатское Украина гаскәрләре бәреп кергән Суджадан 26 километр ераклыкта.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх