Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Гулькевичи районында авариягә очраган машинада 3 кеше үлгән.
Фаҗига кич белән «Гулькевичи-Кропоткин» юлында була.
Якынча белешмә буенча, «ВАЗ-2115» машинасы рулендәге кеше юлның сулга таба бормалы урынында идарәсен югалта.
Машина юл кырыена төшеп китә, агачка бәрелә һәм яна башлый.Салондагы 3 кыз урында ук һәлак була. Алар Кропоткин шәһәрендә яшәүче 17, 22 һәм 24 яшьлек кызлар икәне билгеле, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии