На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ковид симптомнарына бик охшаш: Җир шары буйлап метапневмовирус тарала башлаган

Җир шары буйлап метапневмовирус тарала башлаган. Бу хакта Mash телеграм-каналы яза.

– Төньяк провинцияләрдә Кытай хастаханәләре тулган. Нигездә 14 яшькә кадәрге балалар авырый, һәм авыру бик тиз тарала. Бөекбританиядә инфекция йоктыруның берничә очрагын тапканнар.

Метапневмовирус ковид симптомнарына бик охшаш: салкын тию, йөткерү, тамак авырту, хәлсезлек һәм баш әйләнү.

Бәхеткә, күпчелек очракта метапневмовирус җиңел уза. Әмма иммунитеты какшаган кешеләрдә бронхит һәм үпкә ялкынсынуы барлыкка китерергә мөмкин.

Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесендә шулай ук парагрипп, коронавирус һәм бокавирус тапканнар. Кытайның төньяк провинцияләре бүлекләре респиратор авырулы пациентлар белән тулган.

Кытай хөкүмәте, яңа штаммнар, күп санлы үлүчеләр булуын расламаган. Шуңа да карамастан, Тайваньдә яшәүчеләрне битлек кию режимына күчәргә сорыйлар. Бу авыруның берничә очрагын Бөекбританиядә тапканнар, – дип хәбәр итә телеграм-канал.

 

Ссылка на первоисточник
наверх