Татарстан Республикасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген алдагы сәгатьләрдә һәм кич белән көчле җил көтелә. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
Җил тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин.
Давыл вакытында нишләргә
- Җил көчәйгән чакта балконнарда, ишегалларында ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.
- Биналарның чыгып торганнар урыннарында, реклама такталары янында басып тормау хәерле.
- Машина белән түбәләр һәм агачлар янында туктамагыз.
- Имгәнмәс өчен биналарга кереп тору хәерле.
Свежие комментарии