
Бәрәңгенең файдасы турында «АиФ» яза.
Ашкайнату системасы өчен
Бәрәңгедә төп файдалы азык компоненты – крахмал. Ул коры матдәләрнең 70–80 процентын тәшкил итә. Крахмал ике полимердан тора: амилоза һәм амилопектин. Амилоза суда яхшы эреп бетә, ә амилопектин начар эри торган матдә. Ашказаны-эчәклек трактында амилопектин эшкәртелми һәм нечкә эчәклектә сеңми — мондый крахмал резистент крахмал дип атала һәм ул эчәклек җепселләре белән бер үк функцияне башкара: файдалы микрофлора артуына ярдәм итә, яман шештән саклый, туклык хисен озайта.
Йөрәк сәламәтлеге өчен
Клетчатка һәм гемицеллюлоза матдәләр алмашын нормальләштерә, «начар» холестеринны киметергә булыша, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, кан тамырлары тыгылуын булдырмый калырга ярдәм итә. Калий һәм В төркеме витаминнары бу эффектны көчәйтә, тамыр стеналарына зарар китерә торган гомоцистеин туплануын булдырмый.
Нерв системасы өчен
В төркеме витаминнары нерв киеренкелеген киметергә, «бәхет гормоннары» — серотонин һәм дофамин синтезын арттырырга ярдәм итә. Тиамин (В1 витамины) күләме буенча бәрәңге күпчелек башка яшелчәләрдән өстен, һәм иң мөһиме — бәрәңгедәге тиамин яктылыкка һәм кислородка бик чыдам. Шулай ук В6 витамины, никотин кислотасы һәм К витамины да күп.
Сөякләр өчен
Бәрәңгедә фосфор һәм калий тозлары күбрәк, шулай ук магний, кальций, тимер, хлор бар. Кальций күбрәк бәрәңге кабыгында туплана. Фосфор һәм кальций — сөяк минерализациясе өчен алыштыргысыз элементлар, алар сөякләрне ныгыталар. Ә тимер һәм цинк буыннар һәм кимерчәкләр өчен кирәкле коллаген җитештерүдә әһәмиятле.
Балалар өчен
Бәрәңгедә «чи протеин» дип аталган матдә бар, ул протеинлы һәм протеинсыз азоттан тора. Протеин өлеше кирәкле аминокислоталардан тора: лизин, метионин, триптофан, валин, лейцин һәм изолейцин.
Ә аксым, билгеле булганча, организмның барлык тукымалары төзелеше өчен кирәк — бигрәк тә балалар өчен мөһим.Бәрәңгенең зыяны
Бәрәңге дә башка барлык файдалы ризыклар кебек, кайбер кешеләргә каршы күрсәтмәләргә ия:
Бәрәңге гади углеводлардан тора, шуңа канда шикәр микъдары югары кешеләргә (диабет) сак булырга кирәк. Аның гликемик индексы югары, ул бәрәңге төренә һәм пешеру ысулына бәйле.
Ашказаны согында түбән кислоталылык, атрофик гастрит булганда бәрәңге сәламәтлекне начарайтырга мөмкин.
Бәрәңге яктыда торганда соланин барлыкка килә — ул агулану китереп чыгарырга мөмкин.
Калий күп булганлыктан, кальций дәрәҗәсен күтәрә торган дарулар кабул итүчеләргә сак булырга кирәк — гиперкалиемия һәм өянәк барлыкка килү куркынычы бар.
Иң файдалы пешерү ысулы
Бәрәңгене кабыклы килеш духовкада тоз сибеп, майсыз пешерү — иң файдалы ысул.
Шулай ук кабыклы килеш пешерү яки парда әзерләү дә яхшы.
Бәрәңгене суытып ашау хәерле.
Бәрәңгедә файдалы крахмал микъдары аны әзерләү ысулына бәйле. Кайнар бәрәңгедә аның күләме азрак, суынган бәрәңгедә 2 тапкыр күбрәк.
Пешерүнең иң зыянлы ысулы
Майда кыздырылган бәрәңге — иң зарарлысы. Кыздырганда бәрәңгенең дымы югала, аны май алмаштыра, калорияләр арта. Клетчатка, витамин, протеин югала.
Фри һәм чипсы һәрвакыт зыянлы, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии