На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Тишектән үпкәсе күренә». Чаллыда баскычтан егылган ир-ат май сылап дәваланып маташкан

Чаллыда стремянка – баскычтан егылган ир-атның үпкәсенә җитди зыян килгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

2 нче шәһәр хастаханәсе табиблары аның гомерен саклап калу өчен 1,5 ай көрәшкән.

36 яшьлек Виктор хатыны белән Пермьнән Чаллыга акча эшләргә килә. Ремонт ясаган чакта, ул стремянкадан егылып төшә.

Сул як иңбашын авырттыра, майлар сылап дәваланып маташа. Ләкин аның умрау сөяге сынган булган, 1 атнадан гына Виктор хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Бу вакытта абсцесс башланган була инде. Күкрәк читлегендә ялкынсыну була, йөрәге, трахеясы, үпкәләре зарарлана.

Викторның күкрәгендә тишек барлыкка килә – аннан ир-атның үпкәләренең бер өлешен күреп була, диелә хәбәрдә.

Торакаль хирурглар 3 операция ясый, авыру бик күп кан югалта. Хәзер аның хәле яхшыра башлаган инде. Әле тагын озак дәвалану кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх