Чаллыда стремянка – баскычтан егылган ир-атның үпкәсенә җитди зыян килгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
2 нче шәһәр хастаханәсе табиблары аның гомерен саклап калу өчен 1,5 ай көрәшкән.
36 яшьлек Виктор хатыны белән Пермьнән Чаллыга акча эшләргә килә. Ремонт ясаган чакта, ул стремянкадан егылып төшә.
Сул як иңбашын авырттыра, майлар сылап дәваланып маташа. Ләкин аның умрау сөяге сынган булган, 1 атнадан гына Виктор хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Бу вакытта абсцесс башланган була инде. Күкрәк читлегендә ялкынсыну була, йөрәге, трахеясы, үпкәләре зарарлана.Викторның күкрәгендә тишек барлыкка килә – аннан ир-атның үпкәләренең бер өлешен күреп була, диелә хәбәрдә.
Торакаль хирурглар 3 операция ясый, авыру бик күп кан югалта. Хәзер аның хәле яхшыра башлаган инде. Әле тагын озак дәвалану кирәк булачак, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии