Бу көннәрдә Казанда Вадим Захаров концертлары гөрли. Аның «Шоу түгел, концерт»ын тамаша кылырга иҗатташ дусты Рөстәм Закиров та килгән. Вадим «Иске чана» җырын җырлаганнан соң сәхнәгә күтәрелгән Рөстәм Закиров дустына агач чана да бүләк иткән.
«Без эшлисе эшләрне матур итеп тамашачыга җиткердең. Бездә халык җырларын җырларга кирәк иде.
Син «Шоу түгел, концерт» программаң белән матур итеп чыгышлар ясыйсың.Аннан соң, синең иртәгә дә монда концертың була бит, әйеме? Безнең иртәгә Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Зәкиевичның туган көне. Нәрсә дип әйтәсем килә, бу соңгы 15-20 елда Салават Зәкиевичны Башкортстанга җибәреп, Казан уртасында концерт куючы җырчы юк иде әле», – дип, әйтеп биргән әйтәсе сүзләрен җор телле Рөстәм Закиров.
Свежие комментарии