На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Авылдан 3 км ераклыкта таптылар». Балык тотучы ир-атны яшен суккан

Башкортстанның Зианчура районындагы Башкорт Үргене авылы янында 57 яшьлек ир-ат яшен сугудан һәлак булган. Ул балык тотарга килгән булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

10 июльдә көндезге икеләр тирәсендә Башкорт Үргене авылында яшәүче ир-ат Үрген елгасы булап түбәнгә таба балыкка китә. Хатыны шул хакта сөйли.

Ире әйләнеп кайтмый.

11 июльдә иртән туганнары аның мәетен авылдан 3 км ераклыкта таба. Ул яшенле яңгыр башлангач, агач астына качмакчы булгандыр, дип фаразлыйлар. Нәкъ менә шул агачны яшен суккан. Хәзер тикшерү бара.

«Якынча белешмә буенча, сулык ярында балыкта булганда мәрхүмне яшен суккан. Ул урында ук үлгән. Ир-ат әйләнеп кайтмагач, туганнары мәетне эзләп тапкан», – дигәннәр тикшерү комитетында

 

Ссылка на первоисточник
наверх