На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Зинира Рамазанова 1997 елда төшкән видеосын күрсәтте

Зинира Рамазанова социаль челтәрдәге аккаунтына 8 яшендә төшерелгән видео урнаштырган.

«Хатирә. Миңа 8 яшь. Баянда – Мөслим абый», – дип язган ул. Видео 1997 елның 7 мартында төшерелгән.

Ал күлмәк кигән, бантик таккан кыз клуб алдында җырлап тора. Ишеккә «А ну-ка, девушки» дигән язу эленгән. 8 Март бәйрәменә багышланган чара булгандыр.

«Моңлы иттереп җырлый бит. Мөслимнең урыны оҗмахта булсын! Шәп кеше иде», – дип комментарий калдырган Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков.

«Мин кызыгыз – Зинирочканың копиясе дип йөри идем, улыгыз да Зинирочкага охшап килә икән бит. Ризат, син кайда идең соң? Без гайбә, яме», – дип язган Айсылу Минеева.

«Кызыгыз чат сез икән бит», – дип тә өстәгәннәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх