На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Чаллы урамнарын төнлә су баскан, Җиңү проспекты елга булган, машиналар йөзә — видеолар

Узган төндә Чаллы шәһәрен су баскан: Җиңү проспекты елга булып аккан, җир асты чыгу юллары бассейн булып тулган, ишегалдында торучы машиналар суда йөзеп йөри.

«Мең ел болай булганы юк иде», – дип видео төшерә Чаллы кешеләре.

Кайберәүләр шушы хәлләрдән кызык та тапкан – машинага көймәләр бәйләп, шәһәр буйлап йөзеп, күңел ачып та йөргәннәр.

Яңгыр яуганга сабыйларча сөенә бу егетләр.

«Тезгә кадәр су. Коенырга була», – дип күрсәтә 22нче комплекстагы хәлләрне берәү.

Чаллыда бик күп машиналарга зыян килгән. Кайбер ишегалларында яңгыр суы тездән дә биегрәк күтәрелгән. Кайберәүләр машиналарын коткарырга теләп, суда йөздереп йөреп, күчереп тә куеп караган.

Ссылка на первоисточник
наверх