На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда яшәүче хатын ирен, дус хатынын һәм үз улын үтергән

Башкортстанда яшәүче 58 яшьлек хатын 2 кешене үтергән өчен суд каршына басачак. БР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, бу хатын 2005 елның июлендә Благовещенский районы Танайка авылында үзенең дусты белән хәмер эчеп утырган. Хатын-кызлар арасында көнчелек сәбәпле низаг килеп чыккан, гаепләнүче хатын торак хуҗабикәсенә кимендә 5 тапкыр балта белән суккан.

Шуннан соң дивандагы одеялга ут төрткән һәм качкан. Төтенне күреп алган күршеләр янгынны сүндергән һәм хатын-кыз мәетен тапкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Узган елның ноябрендә әлеге хатын Благовещенский районының Сизәш авылында үз йортында булганда, көнкүреш мәсьәләләре аркасында чыккан талаш вакытында үз улына тупас каты предмет белән 3 тапкыр суккан. Шуннан соң аңа бензин сипкән һәм ут төрткән.

«Хокук саклау органнарына Сизәш авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Янгын урынында әнисе белән бергә яшәгән 40 яшьлек ир-ат мәете табылды. Хатын талашкан вакытта улын этеп җибәрүен, улы башы белән тумбочкага килеп бәрелүен, ә үзе, куркып, йортка ут төртүен әйтте. Әмма суд-медицина экспертизасы җәрәхәтнең тупас предмет белән берничә тапкыр бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килүен ачыклады», – диләр Россия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 1995 елда әлеге хатын үз ирен үтергән өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Ул аңа балта белән суккан һәм мәетен яндырырга маташкан булган.

Җинаять эше карау өчен Башкортстан Республикасы Югары судына җибәреләчәк, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх