На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Узып баручылар аста бала ятканын белми». Нәни малай коеда һәлак булган

Хабаровск шәһәрендә 7 яшьлек малай коеда һәлак булган. Кешеләр биредән узып йөргән, аста бала ятуын башларына да китерә алмаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

9 февральдә көндез 7 яшьлек малай Суворов урамындагы кое янындагы тишеккә егылып төшә.

«Бу тишек күренеп торганда ук аның яныннан күпме кеше узып йөрде!

Беркемгә кирәкми… Мин этләр белән чыккач, ачык кое күрсәм, фотога төшереп, администрациягә җибәрәм, кич белән тикшерәм. Минем нәни балаларым юк. Нигә йөзләрчә ата-ана шушы маршрут буйлап йөргәндә башын эшләтми? Мескен бала, мескен ата-ана», – дип яза социаль челтәрдә Наталья исемле хатын-кыз.

Тишек каян барлыкка килгәне әлегә ачыкланмаган. Бала аны кар астыннан күрмәгәндер. Биредә шәхси йортлар бар. Теләсә кем егылып төшәргә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх