На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда җиләк җыючыларны кисәтәләр: «Аю йөри, тиз йөгерә, яхшы йөзә, тиз үтерә ала»

«Түбән Кама» милли паркы территориясендә ике фотокапкын объективына 3-4 яшьлек көрән аю эләккән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Милли паркның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Юлия Лукьянова хәбәр итүенчә, өч көн дәвамында җәнлек Зур Бор (Большой Бор) кварталларының берсендә була, шуннан соң камера объективларына эләкми башлый.

«Килбәтсез кыяфәтенә карамастан, көрән аю тиз йөгерә ала – сәгатенә 50 километр тизлек белән, бик яхшы йөзә, зур араларга сикерә, корбаны янына тавышсыз гына якынлашырга сәләтле. Көрән аю зур көчкә ия, хәтта эре хайванны һәм кешене дә тиз үтерә ала», - дип сөйләде Юлия Лукьянова.

Шуңа бәйле рәвештә «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре урманга барудан вакытлыча баш тартырга киңәш итә, бигрәк тә җиләк һәм гөмбә җыю белән шөгыльләнүчеләргә. Белгечләр көрән аюның куркыныч ерткыч булуын һәм аның белән күрешүнең фаҗигагә әверелергә мөмкинлеген искәртәләр, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх