На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Рустюм Аминов
    Каюмовы молодцы!!! Везде успеваете!!! Успехов и здоровья Вам!!!Ютазыдагы «Кымыз ...
  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

«Кайсыгыз каргый анда мине?»: Ильмира Нәгыймовага Бали егетләре ярдәм иткән

Җырчы Ильмира Нәгыймова Гөлназ Сираева белән Балига ялга киткән. Ильмира Нәгыймова анда да маҗараларга юлыккан.

  • Ильмира Нәгыймова Индонезиядә кәләш букеты тоткан

Кызлар Балида пляжга барырга уйлаганнар. Урамда бөтен кеше дә байкларда җилдергәнне күреп, Ильмира Нәгыймова да байкта барырга тәкъдим иткән.

Шулай да Гөлназ алдан ук ризалашмаган: башта Нәгыймованың мотобайкны ничек йөрткәнен карарга булган. Ә Ильмира бик яхшы йөртүче булып чыкмаган – ул борылышка керә алмаган һәм бу маҗара җәрәхәтләр белән тәмамланган.

«Ильмира маҗаралары» дип Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли. «Минем үз-үземне саклау инстинкты эшләде. Ильмира: «Әйдә утыр, минем Таиландта йөргән бар», – ди. Тукта, мин башта карыйм әле, дим. Алла саклады инде. Бераз җәрәхәтләр генә алды. Анда бик куркыныч. Бу курку белмәс Нәгыймованың «дурацкий» идеясе иде», – дип сөйли.

Ильмираның аягы, тезләре, кулы җәрәхәтләнгән, урыны белән шешкән дә. Яраларын бераз чистартканнан соң, ул барыбер пляжга китә. Җәяү генә баралар. Пляжда ул үзе белән бер көн алдан булган хәлне сөйли.

Ул көнне, диңгезгә кергәч, аның аягына таш эләгеп, бер аягы бераз зәңгәрләнеп чыккан, ә бүген икенче аягына да зыян килгән. Шуңа да җырчы: «Кайсыгыз каргый анда мине? Бу ниндидер мистика», – ди.

Яраны барыбер дә эшкәртмичә булмый. Җырчыга ярдәмгә пляжда бер егет килгән. Ул Ильмира алдына утырган да, ниндидер сыеклык белән аның аягындагы яраларны чистарта. «Менә бит дөнья игелекле кешеләр бар», – ди җырчы. Исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз инде, кызлар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх