На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Тюбингта шуучы кызларның машина астына эләккәнен видеорегистратор төшереп торган

Красноярск шәһәрендә тюбингта йөрүче кызлар һәлак булган. Алар машинага бәйләп куелган тюбингта шуа. Шул чакта каршыга килә торган машина аларны таптый. Әлеге хәлне видеорегистратор төшереп тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кадрларны Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлеге күрсәткән. Анда тюбингның каршы як полосага очып чыгуы күренә.

Йөртүче тормозларга өлгерми һәм кызларга бәрелә.

«27 яшьлек йөртүче «Хонда» машинасы белән идарә итә. Ул машинасына трос белән тюбинг тоташтырган. Тюбингта 2 кыз утыра. Юлдан барганда, тюбинг каршы як полосага очып чыга, алар узып баручы «Тойота» машинасы бәрелә», – дигәннәр ведомствода.

Авариядә 17 яшьлек кыз һәлак була, 20 яшьлеге җитди имгәнә.

«Тойота» йөртүчесе кагыйдәләрне бозмавы ачыкланган. Ул 40 км/сәг кимрәк тизлек белән бара, аек була.

«Хонда» белән идарә итүче 27 яшьлек ир-атның аек булуы билгеле. Аның тоткарлаганнар. Җинаять эше ачылган.

Ссылка на первоисточник
наверх