На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

«Ковидтан куркырга кирәкми»: Татарстан табиблары ОРВИга әзерлек турында сөйләде

Быел Татарстанда гриппка каршы вакцинация 1 ай алданрак башланды. Җәйнең соңгы аенда салкын булу сәбәпле ОРВИ баш калкытты – август башыннан алып, табиблар атна саен авыручыларның 10 процентка үсүен теркәде. Прививкаларны, гадәттәгечә, поликлиникаларда һәм метро станцияләре янында ясатырга мөмкин.

Авыручылар саны атна саен арта бара

Быел гриппка каршы вакцинация гадәттәгедән иртәрәк башланды.

«Көз башланды, балалар коллективлары формалашты, өлкәннәр дә үз ялларыннан кайттылар, һәм без гадәттәгечә кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең эпидемик күтәрелүенә әзерләнәбез. Грипп алар арасында иң куркынычы һәм иң авыры булып тора», – диде Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башлануы турында матбугат конференциясендә.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, быел гриппка каршы вакцинация гадәттәгедән иртәрәк башланды, диде. Беренче вакциналар (балалар, медицина хезмәткәрләре һәм йөкле хатын-кызлар өчен) 7 августта килде, ә 19 августтан республиканың барлык халкына прививка ясарга керештеләр. Узган ел Татарстанда массакүләм вакцинация 11 сентябрьдә башланган иде. Әмма быел, август ае салкын килү сәбәпле, республика халкы иртәрәк авырый башлады.

«Без, яңа сезонда авыруларның кайчан артачагын фаразлау өчен, узган эпидсезонның ничек узуына карыйбыз. 2023 елда ОРВИ белән авыручылар сентябрь уртасында арта башлады, ноябрьнең беренче көннәрендә үк грипп вируслары барлыкка килде. Иммунитет формалаштыру өчен, безгә 2-3 атна вакыт кирәк, шуңа күрә хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен иң уңайлы вакыт. Өстәвенә, быел авыручылар санының артуы иртәрәк башланды, август башыннан авыручылар саны атна саен 10 процентка арта бара. Шулай да эпидемия бусагасы әле узылмады. Бу – һава торышы белән бәйле: август башында салкынча булды, вируслар нәкъ менә салкынча һава торышын ярата. Әлегә бу – грипп этиологиясендәге вируслар түгел. Гадәттәгечә, ОРВИ һава-тамчы юлы белән йога, аралашканда, авыруны 2 метрга кадәр ераклыктан, йөткергәндә 8 метр арадан йоктырып була», – ди Патяшина.

Фото: © «Татар-информ»

«Башка илләрдәге эпидсезонга карыйбыз»

Узган ел, Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда 47 процент халыкка прививка ясаганнар, бу – югары күрсәткеч түгел. Республика мәктәп укучылары һәм студентлар арасында планлы 75 процентка ирешмәде. Быел хаталарны төзәтергә тырышачаклар. Поликлиникалардан тыш, Казан метро станцияләре янында да прививка ясатырга була, анда инде икенче атна мобиль пунктлар эшли. Ә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, гриппка каршы прививкадан тыш, шунда ук пневмококк инфекциясенә каршы да вакцина ясата ала.

Хәзерге вакытка 367 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалган, планда – 2,4 миллионнан артык (халыкның 60 проценты).

Республикада вакциналарның 3 төре бар – балалар һәм йөкле хатыннар өчен «Флю-м» һәм «Утрикс Квадри», өлкәннәр өчен «Совигрипп». Алар барысы да киләсе сезонда актуаль – А һәм В штаммнарыннан саклый.

«Табиблар вакцинага нинди штаммнар салырга икәнен ничек фаразлый?» – дигән сорауга Патяшина башка илләрдәге эпидсезонга йөз тотулары турында сөйләде.

«Бездә хәзер грипп сезоны башлана, ә башка илләрдә, икенче ярымшарда, ул инде тәмамланды. Бөтендөнья грипп институты вирусны көн саен өйрәнә. Штаммнарның үзгәрүен күрү белән, безгә дөньяда нинди штаммлар йөрүен хәбәр итә. Һәм Россия башка илләрдә инде тәмамланган һәм безнең өчен әле алда булган эпидсезонга актуаль булган штамм вакцинасын җитештерә башлый», – дип сөйләде Патяшина.

Фото: © «Татар-информ»

Ковид, башка ОРВИлар кебек, сезонлы авыруга әйләнде

Ә менә, Татарстанда ковид белән авыручылар саны берничә тапкырга арткан, дигән сүзләрдән куркырга кирәкми. Табиблар сүзләренчә, хәзер бу – башка ОРВИлар кебек үк сезонлы авыру.

«Ковид мутацияләнде, җиңелрәк формаларны алды, һәм хәзер аның төп өлеше җиңелчә ОРВИ рәвешендә уза. Шуңа күрә без ковидтан зур куркыныч күрмибез. Үсеш бар, чөнки тулаем ОРВИ сезоны башланды», – ди Патяшина.

Гриппка каршы прививка ясатканнан соң, йөткермәячәксез дә, борыныгызга томау да төшмәячәк, дигән сүз түгел. Патяшина искәрткәнчә, вакцина гриппның 4 штаммыннан гына саклый, ОРВИ линейкасында барлыгы 200 дән артык вирус бар, һәм аларның теләсә кайсысы белән авырырга мөмкин.

«Вакцина ясатып та генетик яктан иммунитет булдыра алмаган 2-3 процент кеше бар. Шуңа күрә авырулар арту сезонында җәмәгать урыннарында битлек кию артык булмаячак, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә. Шулай ук биналарны ешрак җилләтергә кирәк – бу яхшы профилактика чарасы. Бактерицид нурланышлардан файдаланыгыз», – дип киңәш итте Патяшина.

Фото: © «Татар-информ»

Балалар поликлиникаларында аншлаг

Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-педиатры Илнара Сәхипгәрәева әйтеп узганча, соңгы атналарда, балалар бакчаларга һәм мәктәпләргә киткәч, авыручылар саны арткан.

«2 атна элек балалары авырып өйләренә чакыручылар 1-2 булса, узган атнада 4-5кә җитте. Поликлиниканың үзендә дә аншлаг: язылып килүче пациентлардан тыш, күп кенә авыручы балалар язылмыйча гына фильтрга киләләр. Гадәттә балаларда томау, йөткерү, тамак авырту күзәтелә, ләкин кайвакыт вирус сулыш юлларына да төшеп җитә: бронхит һәм үпкә ялкынсынуы була. Кагыйдә буларак, 2 яшьтән 5 яшькә кадәрге сабыйлар ешрак һәм авыррак авырый – бу вакытта бала бакчага бара һәм инфекцияләр белән таныша башлый. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларын да еш очратырга була, – дип сөйләде педиатр. – Шунысы куандыра, минем пациентлар грипптан бик теләп вакцинация ясата, чөнки башка сезонлы ОРВИлардан аермалы буларак, ул авыр формада үтәргә, үпкә ялкынсынуына, отитларга, пиелонефрит, менингитка китерергә мөмкин».

Педиатр, авыруларны профилактикалау өчен, баланы баналь әйберләргә өйрәтергә кирәклеген искәртте: ашар алдыннан һәм җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юарга. Шулай ук транспортта, бакчада яки мәктәптә булганнан соң борыныңны юарга, өйдә температура (21-22 градус) һәм дымлылык (40-60%) нормаларын сакларга һәм физик активлык турында онытмаска кирәк.

  • Статистика
  • 36нчы атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИның 10 020 очрагы теркәлгән (шул исәптән ОРВИ – 10 010 очрак, грипп – 10 очрак). Республикага федераль бюджеттан халыкны вакцинацияләү өчен гриппка каршы 1 160 870 доза вакцина кайтты, 366 994 кеше, ягъни халыкның 9,2 проценты, прививка ясатты.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх