На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Казан циркында милли шоу: «Атлы-утлы, китаплы вә сарыклы, чуп-чуар – безне шулай күрәләр»

Казан циркы «Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасы чыгарды. Бу тамаша – татар мәдәниятен һәм традицияләрен цирк сәнгате аша күрсәтү. Милли цирк тамашасын журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова да карады.

«Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасын оештыручылар «Казан циркының 135 еллык тарихында беренче милли шоу» дип тәкъдим итәләр.

Беренче мәртәбә татарның бай мәдәнияте, традицияләре, эпослары цирк сәнгате кысаларында – цирк жанрлары, хореография, музыка, вокал, эксклюзив спецэффектлар, шулай ук, стилизацияләнгән милли костюмнар һәм декорацияләр аша бирелә.

Дөрес, «беренче» дигәч: «Ә «Печән базарында» спектакле?» – дигән сорау туа. Чөнки үткән сезонда Казан дәүләт циркы Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча беренче милли театр-цирк спектаклен тәкъдим иткән иде. Димәк, былтыргысы – «беренче милли театр-цирк спектакле», быелгысы – «беренче татарча милли шоу, спектакль-фэнтези». Ә 1970 елда Казан циркының татар труппасының беренче программасы булган «Сабантуй» программасын ничек атыйк? Ул тагын да беренчерәк түгелме соң? Беренчеләрдән дә беренче! Ярар, болар барысы да – пиар мәсьәләләре, ә без исеменнән җисеменә күчик – анысы мөһим.

ххх

Тамаша антракт белән бергә 3 сәгатькә якын бара. Цирк номерлары бер-бер артлы алышынып тора, ничә тапкыр арена келәмен генә алыштырганнардыр – хисабы-саны юк. Ә костюмнарның һәм реквизит-дикорацияләрнең чуарлыгын күрсәң: моны цирк сәнгате шулай таләп итәме, әллә чакырылган командага безнең мәдәният шулай күренәме – белмим, әмма азакка таба бу чуарлыктан күзләр камаша башлады.

Кыскасы, менә шундый гаҗәеп бер тамаша!

Спектакльнең тулы сюжеты юк. Тамаша башында 2 онык кәнәфидә ял иткән әбидән әкият сөйләвен сорыйлар да, әби цирк куполы астында оча башлый... Аннары татарның әкияти-мифологик персонажларын һәм көнкүрешен цирк жанрларына бәйләгән номерлар китә. Канатлы акбүзат, аждаһалар, шүрәлеләр, көянтә-чиләкле Зөһрә кызлар... Эквилибристлар, гимнастлар, акробатлар, жонглерлар – бар да бар. Һәркайсы татар дөньясының ниндидер символларына бәйләп күрсәтелә. Хәтта шүрәлеләрнең һава гимнастлары аша күрсәтелүе дә борчымады, гәрчә Тукай Шүрәлене «урман сарыгы» дисә дә, «агачтан агачка сикереп йөри» димәгән, диюем.

Тамашада өйрәтелгән хайваннар күп түгел – атлы җайдаклардан тыш аюлар һәм сарыклар. Әйе, сарыклар.

Кызым, бүген циркта хайваннар күп түгел иде, дип тамаша турында сөйлим өйгә кайткач, цирк сәнгатендә хайваннарны уйнатуга каршы булган кызыма. Аюлар бар иде һәм тагын нинди хайван дип уйлыйсың?

Ламалар...

Юк, бу милли татар программасы...

Бәрәннәр...

Ничек бик тиз белдең?

Авыл күз алдыма килде. Авылда дәү әнинең бәрәннәре бар иде.

Көтүче егет белән сарыклар караучы кыз номеры матур иде. Авылда апайларның кесәләренә ипи кисәкләре тыгып сарык эзләргә чыкканнары искә төште. Без бала-чага урам тутырып сарыкларны хәлдән тайганчы куып кайтсак, апайлар «бәрәч-бәрәч» дип чакырып китерәләр дә ипи бирә-бирә алып кайталар. Монда да сарыктан булдыра алмаслык таләп ителмәгән, әмма ипләп кенә йөрттеләр, сикерттеләр, хәтта төреп куелган паласны да җәйдерделәр. Ностальгия өчен рәхмәт!

Татар мәдәниятендә сарык ниндидер роль тотмаса да, бу – чыннан да, татар авылына бәйле бер ностальгия инде. Әллә бу – татар мәдәниятендә ислам диненең роле зур булуын ассызыклаумы?

Программада аюлы номер да бар иде. Татар әкиятләрендә аю персонажы байтак булса да, аю үзе татар символлары рәтендә түгел түгелен. Аюлы номер «Аю бабай йоласы» дип аталган, андый йоланы белмим, һәм бөтенесен белү мәҗбүри дә түгел. Татар – зур халык, андый йоласы да булгандыр, бәлки. Хәер, чакырмаган урында җыелып торучыларга: «Аю биетәләрме әллә?» – дип әйтә инде татар.

Ә менә җайдакларны рәхәтләнеп карадым. Гаҗәеп инде. татар гомер-гомергә циркны «Ат кәмите» дип атаган ләбаса. «Ат кәмитен» карарга «Микитин циркына» йөргән.

«...Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,

Рус Микитиннең Казанда циркы бар», –

дип язган Габдулла Тукай.

Атлы номер – минем өчен иң матур номерларның берсе иде. Атлар аренада юыртып чабалар гына, тамашаны атка атланган җайдаклар ясый – монысы миңа бигрәк тә ошады. Ягъни, атны интектереп, ниндидер катлаулы күнегүләр ясаттырмыйлар. Татарстан байрагын да алып чыктылар – рәхмәт!

«Зәңгәр шәл» номеры сокландыргыч. Һава гимнастлары Алина Ивачева һәм Иван Гребенкинның кириллицада шигъри юллар язылган зәңгәрсу ефәк тукыма фонындагы номерлары гаҗәеп инде. «Бергә-бергә көн итәргә кочагыңа мине ал, ак яулык, зәңгәр шәл, үткән гомер бигрәк жәл...» дигән юлларны укый алдым зәңгәр ефәктән.

Утлы шоу күрсәткән жонглерларның номеры «Зилант. Ут саклаучылар» дип атала. Роман Романов җитәкчелегендәге команда, татар әкиятләрендәге ут бөркеп торган аждаһаларны күз алдына китереп, менә дигән утлы шоу ясаган. Афәрин!

Тамаша дәвамында клоун Ксения Зубова эшләде. Тамаша залында «исәнмесез» дип исәнләшеп йөрде, «алга» сүзен дә кабатлады. Залдан «мой батыр»ны эзләде. Аренага ир-ат тамашачыларны алып чыгып кәмитләр дә куйды. Тамашачылар белән андый кыланмышларны эстрада концертларын алып баручылар еш куллана – монда да шул инде, артык җире юк. Туйларда тамадалар да шулайрак маташа иде. Клоунны бер журналистның ошатмавы проблема түгел, бер зал халык яратты аны – шунысы мөһим.

Сабантуйсыз нинди татар мәдәнияте, ди инде? Әлбәттә, Сабантуй композициясе дә булды. Марс Олейник җитәкчелегендәге акробатлар төркемен чуардан чуар итеп киендергәннәр. Көянтә-чиләкләр белән дә очтылар, матларда да сикерделәр – барысы да татар бию көю астында.

Чираттагы номер «Туган тел» дип атала. Әйе «Без – китаплы халык» дип сөйләүләребез бушка китмәгән – программа ясаучылар ышанган һәм китаплы номер ясаган. Татарстан китап нәшриятының татар китапларын 1000 данә тираж белән генә чыгарып, анысын да сата алмыйча азаплануын белмиләр икән әле, Аллага шөкер.

Ә китаплы номер болай иде: аренага зур өем китаплар чыгарып куйдылар – ягъни, китаплар өелгән кебек ясалган декорация конструкциясе. Аренага Тукай чыкты, яки ул артистны Шәкерт дия алабыз. «Туган тел» шигыре яңгырап торганда акробатик номерны соло-эквилибр Иван Гребенкин башкарды. «Туган тел» дип аталган акробатик номер барышында тамашачы телефоннарының фонаригын яктыртып теләктәшлек белдерде. Шигырь, әлбәттә, ике телдә укылды.

Тел дигәннән, пресс-релизларда «Мирас» – татар телендә» дип күрсәтсәләр дә, татарча яңгыраган текст клоунның «исәнмесез»е һәм шагыйрә Гөлүсә Батталованың шигырьләре генә дисәм – дөрес булыр кебек. Татарча җырларны Сөмбел Кыямова һәм Айгөл Гардисламова башкарды (төрле составларда). «Туган тел» шигыре дә, «Туган як» җыры да, башкалар да ике телдә яңгырады, әби белән оныкларның текстлары да ике телдә барды. Бу– һич тә тәнкыйть түгел, бу – без кабул итәргә тиешле чынбарлык.

Эпилогта барлык катнашучылар чыгып, гаҗәеп чуар бер тамаша ясадылар. Чәк-чәк тә, өчпочмак та, өеп куелган мендәрләр дә йөгереп йөрде. Тулы татар бәхете өчен тәрәзә йөзлекләре белән ситса кашагалар гына йөгермәде бугай анда, калганы бар да бар иде.

Тамаша башындагы әби белән оныклар онытылып калмады, әлбәттә, тамаша азагында чыктылар. Оныкларның төше булып чыкты ул номерлар. Менә шундый гап-гади сюжет.

Тамашаны тулысынча чакырылган команда эшләгән. Баш режиссеры – «Цветной бульвар» циркының баш режиссеры Евгений Шевцов, баш балетмейстер – Ольга Полтарак, клоунада һәм театраль гомерларны режиссер Андрей Шарнин куйган, куючы рәссамнар – Надежда Русс һәм Анатолий Нежный.

«Мирас» спектакле – 4 циркның иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсе: мәсәлән, атлы номерлар Белоруссия циркы ярдәмендә куелган, шулай ук Якутия һәм «Цветной бульвар» циркы номерлары да бар. Әлбәттә, Казан цирк мәктәбе укучылары да катнаша – афәрин.

Ххх

Моннан 55 ел элек куелган «Сабантуй» тамашасы татар труппасының эше булса, бүгенге тамаша – татар мәдәниятенә читләр күзлегеннән караш. Сабантуй, өчпочмак, чәк-чәк, мендәрләр, көянтә-чиләк, шүрәлеләр, аждаһалар, сарыклар һәм күзләр чәчрәп чыгарлык чуарлык. Монысы инде – татар мәдәниятенә, мөгаен, бүгенге зәвыксыз татар эстрадасының керткән өлешедер. Безнең спектакльләребездә гомер булганы юк бу кадәр чуарлык. Әллә цирк сәнгате таләпләре шундыймы? Хәерле булсын!

Кыскасы, нәрсәдер ошамаса, көзгегә үпкәлисе түгел, шулай күргәннәр – шулай күрсәтәләр.

Ххх

Тарихи белешмә:

«Мирас» тамашасы – мәдәни мирасны цирк сәнгате аша күрсәтү, башкалар карашы аша күрсәтү. Ә бит татар циркының үз мирасы да бар. Әлбәттә, анысын өйрәнү – беренче чиратта галимнәр эшедер. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татарның цирк сәнгатенә мөнәсәбәтен һәм цирк сәнгате тарихын өйрәнүче бармы икән? Туристик продукция булган өчпочмак, мендәрләр һәм көянтә-чиләкләрне алып ташласак, безнең цирк нинди булыр иде икән?

Ә узган гасырның 50 нче елларында да Татар цирк коллективы булган. Беренче Татар цирк коллективы 1956 елда төзелгән һәм шактый кыска вакыт аралыгында сәхнәдә тамашаларын күрсәткән. Бу коллективта беренче татар иллюзионисты Хәй Мушинский (Габделхәй Мушинский (1908-1995) – рус телле татар язучысы Әхәт Мушинскийның әтисе), музыкаль эксцентрик Гали Җәмлиханов, соңыннан Камал театрында эшләп Тукай премиясе лауреаты булган Фатыйх Колбарисов эшләгән.

1970 елда чыккан «Сабантуй» тамашасының програмкасы

Фото: © Альберт Гаделшин архивыннан

«Без татар труппасын тудырдык та, алар союз буйлап гастрольләргә йөрделәр. Труппа үз тамагын үзе туйдырды. Татарстанга дәрәҗә китереп, чит илләрдә дә булдылар: Куба, Болгария... Труппа татарда булган хайваннар белән эш итте – атлар, этләр, мәчеләр, аюлар, кәҗә, сарык... Клоун-дрессировщик булып Габделхак Гыйбадуллин дигән егет килде... Татар труппасы – Советлар Союзында беренче милли труппа инде. Аннан соңрак башкорт, казах труппалары оешты. Без кайларда гына булмадык! Безгә яшь чакта дядя Костя – Хәсән Мусин белән эшләп алырга да туры килде. Безнең труппа – СССРда иң көчле труппаларның берсе иде. 1987 елларга кадәр эшләдек. Аннары коллектив әкренләп таркала башлады», – дип искә алган иде 2019 елда һава гимнасты булган Ринат Әхмәтҗанов.

  • Татар труппасында бер чорда данлыклы клоун Хәсән ага – Хәсән-Константин Мусин үзе эшләп ала. «Король смеха» дип зурланган, «Укротительница тигров» совет фильмында катнашкан Константин Мусин (1914-1982). Хәсән Мусин – тумышы белән Үзбәкстаннан.

«1983 елда цирк сәнгате буенча бер фәнни-гамәли конференция үткәрелгәнен хәтерлим. «2000 елда цирк нинди булыр» дигән тема иде. Андагы хыял! Космик! Әмма «Союзгосцирк» таркалды. Артистларыбыз пенсиягә китә башлады. Ә яңалары әзерләнмәгән иде...» – дигән иде драматург, артист-иллюзионист һәм режиссер, 1971 елдан Казан циркының баш администраторы, 1981 елдан башлап 20 ел дәвамында Казан циркының баш режиссеры булган Альберт Гаделшин.

  • Альберт Гаделшин – Юрий Никулинның да педагогы булган Марк Местечкин укучысы.

ххх

«Мирас» цирк программасы җәй дәвамында Казанда күрсәтеләчәк, аннары Россия буйлап һәм чит илләрдә гастрольләр планлаштырыла. Көзгә Белоруссия гастрольләре планлаштырылган. Азәрбайҗан һәм Казахстан белән сөйләшүләр бара, ди.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх