На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Fake Boss схемасы» – Мошенниклар укытучыларны яңа ысул белән алдый башлаган

Россиядә укытучыларга каршы һөҗүм – мошенниклыкның яңа дулкыны башланды. Җинаятьчеләр «Fake Boss схемасы» дип аталган ысул куллана. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Мошенник белем бирү оешмасы җитәкчесе булып мөрәҗәгать итә. Аферистлар сүзне нейтраль темадан башлый, аннары, имеш, «хокук саклау органнарына мөһим тикшерү өчен» ярдәм итәргә сорый, оешманы күрсәтмәс өчен, бу турыда беркемгә әйтмәскә кирәклеген ассызыклый.

Мондый әңгәмәдән соң корбанга таныш булмаган номер шалтыратырга мөмкин, ул корбан исеменә законсыз финанс операцияләре башкарылганын хәбәр итә. Акчаны саклау өчен, мошенниклар акчаны «махсус хисапка күчерергә» тәкъдим итә.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бу схема халыкара таралган инде, мәсәлән Беларусьта да бар. «Fake Boss схемасыннан» тыш, җинаятьчеләр фишинг һөҗүмнәре ясый – «укучылардан өй эше», «репетиторлык буенча тәкъдим» итеп хәбәрләр җибәрә, дәүләт органнарыннан рәсми хат рәвешендә хатлар җибәрәләр. Кайсыбер очракларда аудиодипфейклар кулланып, ялганга тагын да чынрак рәвеш бирә, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх