На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Дуңгызларны ашатырга кергән кызны ана дуңгыз төртеп еккан, калганнары өзгәләп бетергән

Красноярск краенда мәктәптә укучы кызны дуңгызлар үтергән. Ана дуңгыз аны башта аягыннан еккан, соңыннан калган дуңгызлар да аның гәүдәсен өзгәләп бетергән, дип яза «База» телеграм-каналы.

Әти-әнисе Красноярск шәһәренә киткәч, 17 яшьлек кыз хуҗалыкта берүзе кала. 23 ноябрь кичендә ул дуңгыз абзарына малларны ашатырга керә һәм аннан чыкмый.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, агрессив ана дуңгыз кызны төртеп ега: кыз башы белән бәрелә һәм аңын югалта, ә ул аңсыз яткан вакытта аңа башка дуңгызлар ташлана. «База» чыганагы мәгълүматлары буенча, дуңгызлар кызның сул аягындагы бот артериясен өзгән, шуннан соң кыз бала күп кан югалтудан үлгән.

Кызлары телефонын алмагач, әти-әнисе чаң суга башлый. Алар танышларыннан кызларының хәлен белешеп килүне сорый, тик ул дуңгыз абзарында кызның гәүдә өлешләрен генә таба. Баланың әти-әнисе тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, ана дуңгыз һәрвакыт усал һәм ярсу булган.

Ссылка на первоисточник
наверх