Әлмәттә яшәүче бер кыз 5 ел буе авыртулардан газапланган. Гастрит, ашказанында җәрәхәт, бөерендә ташлар бар, дип тә шикләнгәннәр. Әмма бу диагнозларның берсе дә расланмаган.
Бер мәлдә 19 яшьлек кызның хәле бик тә начарлана, аңа ашыгыч рәвештә хастаханәгә барырга туры килә. Анда аңа УЗИ ясыйлар, кызда хатын-кызларда була торган чирләр – миома, киста бар дип уйлыйлар, яисә, аналыгы ике мөгезле аналык булырга мөмкин, дип фаразлана.
«Челнинские известия» язуынча, диагнозны ачыклау өчен, кызны Әлмәттән Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр.Башкала белгечләре тикшерү барышында сирәк патология белән очраша: кызның аналыгында өстәмә куышлык тапканнар – АКУМ – ягъни, аналык эчендә үсеш алмаган тагын бер аналык үсеп чыккач.
Лапароскопик операция ясаган вакытта, табиблар бу чит органны кисеп алганнар. Кыз хастаханәдән чыккан инде.
Свежие комментарии