На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Тайландта Россия туристлары утырган катерда янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар

Тайландның Пхукет провинциясендә Майтон утравы янында Россия һәм Казахстан туристлары утырган катерда янгын чыккан, бер Россия туристы пешү җәрәхәтләре алган, дип яза ТАСС җирле туристлык полициясе вәкилләренә сылтама белән.

Туристлык сәфәрләре өчен билгеләнгән катер Майтон утравы янында яна башлаган.

Аның бортында 31 кеше булган, алар арасында Казахстан һәм Россия туристлары да булган. Шартлау вакытында 30 турист инде суда булган, әмма бер россияле бортта калган булган һәм пешү җәрәхәтләре алган.

Зыян күрүчене кирәкле ярдәм алу өчен оператив рәвештә медицина учреждениесенә китергәннәр. Калган 30 турист зыян күрмәгән һәм үз кунакханәләренә исән-имин әйләнеп кайткан, дип ачыклык кертә агентлык.

Ссылка на первоисточник
наверх