На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Марат Яруллинга үз машинасының тәрәзәсен ватарга туры килгән

Марат Яруллин Җәлилдә чыгыш ясарга барырга чыккан, әмма юлда машинасы белән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта җырчы Телеграм-каналда сөйли.

«Ярты юлда машинаның «аварийкалары» кабына һәм «сигнализация» кычкыра башлады. Туктап, бу хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым. Миңа кирәкле борылышка 100 м калгач, машина үзеннән-үзе сүнә һәм кабынмый.

Артымда «бөке» җыелды. Машинадан чыккач ишекләр бикләнде, ә ачкыч эчтә калды.

Машинаның сигнализациясе кычкыра, ачкыч юк, телефон җүнләп тотмый, машинаны урыныннан кузгатып булмый. Шулай да, дусларга шалтыратып, бу проблеманы хәл итәргә тырыштым, әмма килеп чыкмады. Машинаның тәрәзәсен ватарга булдым. Алай да моңа бик күп вакыт үтте. Яхшы кешеләр дә бар бу дөньяда, юлда туктап ярдәм иткән Ренатка рәхмәт. Чын кеше, мине коткарды. Рәхмәт, брат.

Тәрәзә ватык, әмма машина кабынды, барысы да яхшы», – дип сөйли җырчы.

Чыгыш ясарга соңга калудан куркып, ул тамашачылары аңлавына да ышана. Шунда ук «сине көтәбез», «сине яратабыз» дип язып, җырчының кәефен күтәргәннәр.

Җырчы юлда ватык тәрәзә белән барганын күрсәтә, машина эче пыяла ватыклары белән тулган. Шулай да җырчы чыгышына 15 минут кала барып җиткән, тиз генә киенеп, чыгыш ясаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх