<p>«Әдәби марафон» оештырган Раил Гатауллинның оныгы туган. «Балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетле булсын!» – дип язып, оныгы белән фото урнаштырган ул.</p> <p>Раил Гатауллинны яшь бабай булу белән котлаганнар, «Сәламәт, бәхетле бала булып үссен, әти-әнисенең тигез канат астында үсүен телибез!
» дигән матур теләкләр җиткергәннәр. «Сезнең кебек бабасы белән горурланып үсәр бу сабый. Бәхетле балачак телибез», – дигәннәр.</p> <p>Раил Гатауллинны яшь бабай булуы белән котлыйбыз! Бәхетле сабый булсын.</p>
Свежие комментарии