На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ир-ат сөйгәнен урманда агачка бәйләп калдырган

Төмән өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән, урманга алып барган һәм чылбыр белән агачка бәйләп калдырган. Бу турыда РЕН ТВ тикшерүчеләргә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 8 августта кич белән була. 36 яшьлек ир-ат элеккеге хатынын урамда саклап тора һәм машинасына утыртып алып китә.

Ир хатынын Ялутор районындагы Памятное авылы янындагы урманга илтә. Биредә ул «сөйгәнен» металл чылбыр белән агачка бәйләп куя, яный башлый. Аннары хатынны урманда ялгызын калдырып китеп бара.

Берникадәр вакыттан соң хатын чылбырны ычкындыру җаен таба һәм ярдәм чакыра.

Ир-атны тоткарлаганнар, сак астына алганнар. Аңа карата «Кеше урлау» буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх