На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Военкор Поддубныйның үлеме турында хәбәр иткән депутат Делягин гафу үтенде

Хәрби корреспондент Евгений Поддубныйның үлеме турында хәбәр иткән депутат Михаил Делягин военкордан һәм аның гаиләсеннән гафу үтенде. Бу хакта RT на русском Телеграм-каналы хәбәр итә.

Депутат сүзләренә, ул бу мәгълүматны «моңа кадәр иң нык ышанган кешесеннән» алган булган.

  • Кичә тагынлган хәрби журналист Евгений Поддубный һәлак булды дигән мәгълүмат чыккан иде.

Яраланган военкор Поддубныйны Мәскәүдәге Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына алып килгәннәр, дип хәбәр итә башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты.

Евгений Поддубныйның машинасын Украинаның Иминилек (СБУ) хезмәте мәгълүматчылары күзәткән. Телеграмдагы бот аша координаталар биргәннәр. Соңыннан машинаны Суджа янында кулга төшерәләр. Ул күзгә күренә башлауга аңа һөҗүм итәләр. Евгений могҗиза белән генә исән калган.

СБУ бөтен җирдә РЭБлар һәм GSM пеленгаторлары куя. Элемтәне дә актив томалыйлар, ә үз элемтәләрен көчәйтәләр.

Поддубныйның машинасына һөҗүм иткән булырга мөмкин камикадзе-дроннан төшерелгән фото да чыкты. Украинаның Телеграм-каналларында таралган кадр военкорның машинасын шартлатырга берничә секунд кала төшерелгән.

Поддубныйның машинасына һөҗүм иткән булырга мөмкин камикадзе-дроннан төшерелгән фото

Журналист Александар Коц сөйләгәнчә, беспилотник эләккәч, Поддубныйның кроссоверы юл читенә оча һәм яна башлый. Аның артыннан гына төшерү төркеме барган була, алар машинаның шартлаганын күрә, беркем дә исән калмагандыр дип уйлый һәм иминрәк урынга китә. Шуның аркасында, Евгений үлгән дигән беренче хәбәрләр тарала. Ә ул машина әйләнгән вакытта салоннан төшеп калган була.

Берникадәр вакыт узгач аны эвакуация төркеме очраклы рәвештә генә табып ала һәм хастаханәгә алып китә, дип яза Mash Телеграм-каналы.

«Барысы да яхшы булачак. Искиткеч табиблар. Үз эшләрне бик яхшы башкара. Минем өчен борчылып торуыгыз өчен рәхмәт. Мин дә гел сезнең өчен кайгырам. Без һичшиксез җиңәчәкбез. Барысы да яхшы булачак!» – дип сөйли Евгений аудиохәбәрдә.

Бу аудионы Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов чыгарды.

Ссылка на первоисточник
наверх