На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дин буенча өйдә песи яки эт тотарга ярыймы?

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Өйдә эт яки песи тотарга ярыймы» дигән сорауга җавап чыкты.

Әлеге җан ияләренә игътибарлы һәм кайгыртучан булудан тыш, аларга карата булган кайбер тыюлар да бар.

Өй эчендә эт асрауны динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе ислам буенче нәҗес булып санала.

Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән гыйбадәт кылу дөрес булмый.

Расүлебез: «Эт булган йортка фәрештәләр кермәс», – дип әйткән.

Әмма, бу – этләрне асрау гомумән тыелган гамәл, дигән сүз түгел, билгеле.

Йортларында песи тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз асрарга мөмкин.

Расүлебез мәчеләрне чиста хайваннар дип әйткән дөрес хәдисләр күп.

Шулай ук үзебезнең кул астында булган мәхлукларны тәрбияләү, вакытында ашату-эчертү турында да истән чыгармасак иде, чөнки без Кыямәт көнендә моның өчен дә җавап бирәчәкбез.

 

Ссылка на первоисточник
наверх